Search results
- Их, дөнья … Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Менә авылның тузанлы юл тасмасы артта сузылып калды. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Тау өстендәге зират, кырдагы ялгыз җил тегермәне дә инде тоныкланып артка шуды. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- үсмер егет шулай олы, катлаулы дөньяга чыгып китте. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Юк шул, аның шәүләсе генә китте. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- ә җаны, рухы, сулкылдап әрнегән кайнар йөрәге туган авылының яшел чирәмле урамнарына, урман-болыннарына, Актай янындагы өянкеләргә, комлы ярларга, анда үскән әрекмәннәргә уралып калды. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Соңгы чиккә кадәр, авыл күздән югалганчыга хәтле, әнвәр каерылыпкаерылып борылып карады, Ходайдан могҗиза көтте, өметләнде, өзгәләнде. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Ләкин бу дөньяда могҗиза аз шул, булмады. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Машина такыр юлга чыккач тагын да тизрәк җилдертә башлады. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Шул мизгелдә әнвәрнең күз алдыннан мәһабәт Көек бабайның бик җитди йөзе чагылып узды. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар